ИНВАЛИДЛАРНЫ ЭШЛЕ ИТҮ ТУРЫНДА

2017 елның 15 сентябре, җомга

Россия Федерациясе инвалидлар хокуклары турындагы Конвенцияне юридик көчкә ия ясады. Бу илнең инвалидларның икътисади, социаль, юридик, хезмәт һәм башка хокукларының халыкара стандартларын үтәүгә юнәлтелгән шартларны формалаштыруга әзерлеге күрсәткече булып тора. Конвенция нигезендә илләр-катнашучылар инвалидларга физик мохиткә, транспортка, мәгълүматка һәм элемтәгә, шулай ук башка объектларга һәм ачык яки халыкка күрсәтелүче хезмәтләргә башка гражданнар белән бертигез якын килүне тәэмин итү өчен тиешле чаралар күрергә тиешләр.

Әлеге юнәлештә алып барылучы эшләр кысаларында Роструд Россия Федерациясе субъектлары белән инвалидларның хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру һәм аларны эшкә урнаштыру буенча чаралар күрү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән килешүләр төзеде.

Россия Федерациясендә 2020 елга инвалидларның 50 проценты шөгыльле булырга тиеш. Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Россия Федерациясе дәүләт власте субъектларының башкарма органнарына инвалидларны хезмәткә урнаштыру буенча максатчан күрсәткечләр билгеләнде.  Татарстан Республикасында 2017 елда хезмәт яшендәге инвалидларның 37 проценты эшләргә тиеш.

Башкарма властьның федераль органнарының инвалидларның шөгыльлелеге дәрәҗәсен үстерү буенча поручениеләрен гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Гаяз улы Шәйхразиев рәислегендә айлык форматта киңәшмәләр уздырыла.

ТР буенча РФ Пенсия фонды мәгълүматлары буенча хәзерге вакытта Буа муниципаль районында хезмәткә сәләтле яшьтәге 1321 инвалид исәпләнә. Күпчелек инвалидлар хезмәткә сәләтле яшьтә – 51,3 проценты 3нче төркем,  40,8 проценты 2нче төркем, 7,9 проценты 1нче төркем инвалид.

Предприятиеләр, учреждениеләр белән берлектә куелган бурычны үтәү өчен Буа муниципаль районында бүгенге көнгә 65 инвалидны хезмәткә урнаштырырга кирәк. Шөгыль үзәге белгечләре эшләргә теләүче инвалидлар арасында сораштыру үткәрәләр. Бүгенгә инвалидлыгы булган 430 граждан сораштырылды. Сораштыру нәтиҗәләре мөмкинлеге чикләнгән 36 кешенең эшли алуын һәм  эшләргә теләвен күрсәтте. Әлеге гражданнар өчен, аларның эшләргә теләвен һәм сәламәтлеге торышын исәпкә алып, вакансияләр сайлап алына. Ләкин без квалификациянең туры килмәве, хезмәт хакы, эш режимы, шартлары канәгатьләндермәү, инфраструктураның үсеш алмавы, хезмәт урынына барып җитү кыенлыгы кебек проблемалар белән дә очрашабыз. Кызганычка каршы, сораштырылган инвалид гражданнарның 87,7 проценты сәламәтлеге торышы аркасында эшли алмауларын белдерәләр һәм аннан баш тарталар.

Районда, шул исәптән республикада да инвалидларны шөгыльле итүне оештыру базардагы буш хезмәт урыннарына, шулай ук гамәлдәге программалар һәм максатчан чаралар кысаларында гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә шөгыль үзәгенең вакансияләр банкында 236 эш урыны бар, шул исәптән 5 вакансия квоталы эш урыннарына. Эш бирүчеләргә инвалидларны эшкә алуны йөкләүче механизмнарның берсе булып 1995 елның 24 ноябрендәге “Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында”гы 181 номерлы федераль законда мөмкинлеге чикләнгән затларның эш урыннарын квоталау системасы тора.

1995 елның 24 ноябрендәге “Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында”гы 181 номерлы федераль законга туры китереп, предприятиеләр һәм оешмалар инвалидлар өчен эш урыннары бүлеп бирергә тиешләр. 35тән 100гә кадәр санда кеше эшләүче предприятиеләр өчен квота эшләүчеләрнең гомуми саныннан 3 процент, ә 100дән күбрәк кеше эшләгән предприятиеләр өчен 2-4 процент  тәшкил итә. Әлеге кагыйдә зыянлы һәм куркыныч шартлар белән эш урыннарына кагылмый.

Татарстан Республикасы Хезмәт, шөгыль һәм социаль яклау министрлыгының 2017 елның 14 февралендәге карарына туры китереп, Буа районы буенча 7 эш урынына квота билгеләнде (“Ак Барс” ЧҖҖнең 4 номерлы филиалында – 1 кеше, “Килдураз авылындагы Республика балалар санаторие” ГБУЗда – 1 кеше, “Кыят” ААҖдә – 3 кеше, “Буа икмәк заводы” ЧҖҖдә – 2 кеше). Бүгенге көндә квота буенча 2 инвалид эш белән тәэмин ителде (“Ак Барс” ЧҖҖнең 4 номерлы филиалы, “Килдураз авылындагы Республика балалар санаторие” ГБУЗ). Бүгенге көнгә Кыят” ААҖ, “Буа икмәк заводы” ЧҖҖ билгеләнгән квотаны үтәмәделәр. Моннан чыгып, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.42 маддәсенең 1 пункты нигезендә инвалидларның хезмәткә урнаштыру һәм шөгыльле итү өлкәсендә хокукларын бозу өчен түбәндәге җаваплылык карала:

1. Эш бирүче тарафыннан инвалидларны эшкә кабул итү өчен билгеләнгән квота белән туры китереп инвалидны эшкә урнаштыру өчен хезмәт урыннары булдыру һәм бүлеп бирү буенча йөкләмәләр үтәлмәгәндә, шулай ук эш бирүченең инвалидны билгеләнгән квоталар чикләрендә хезмәткә кабул итүдән баш тартуы өчен вазифаи затларга 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр административ штраф бирү күздә тотыла.

Бүгенге көнгә мөмкинлекләре чикләнгән затларны хезмәткә урнаштыру өчен программа гамәлгә ашырыла, “Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәрләре)” ААҖдә финанс ярдәме бүлеп бирү белән махсус эш урыны булдырылды.

Инвалид өчен эшкә урнашу мөмкинлеге үз-үзен тәэмин итү чарасы гына түгел, шулай ук җәмгыятьтә адаптацияләнү һәм интеграцияләнү юлы да булып тора. Моңа социаль түләүләр белән генә ирешеп булмый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International