Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан муниципаль район башлыгы Марат ҖАББАРОВ әлеге һөнәр ияләренә котлау ирештерә

2017 елның 10 ноябре, җомга

Сезнең тынгысыз, авыр һәм киеренке хезмәтегез - тынычлыгыбыз гарантиясе. Закон бозуларга каршы аяусыз көрәш ачып, үзегезнең гомерегезне дә куркыныч астына куясыз, халык иминлеге хакына үзегезне калкан итәсез.

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан сезгә, полиция ветераннарына сәламәтлек, хезмәт уңышлары, гаилә бәхете, һәр эш көненнән өйләрегезгә исән-сау әйләнеп кайтуыгызны, җинаятьчеләр белән көрәштә гел җиңүче булып калуыгызны телим”, диелә анда.

 

Киләсе айда – 6 декабрьдә мәктәпләр чыгарылышлары йомгаклау иншасы (изложение) язачак. Ул алда торган бердәм дәүләт имтиханнарына допуск булып тора. Иншаны алдагы еллар чыгарылышлары һәм урта-махсус уку йортларында белем алучылар да яза ала. Аларга моның өчен район мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International