“Йөрәкле” халык

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Авыл җирлеге башлыгы Ирина Малышева озатуында танышуны Раил Хисамовның ат фермасыннан башладык. Аларны үрчетү белән ике ел шөгыльләнә ул. 2015 елда бу максатта 900 мең сумлык грант та ота. Фермасында бүгенге көндә 60ка якын йөк атлары асрала. Алар өч төрле – рус, литва һәм совет йөк атлары токымлы.  Киләчәктә  бахбайларның исәбен 100 башка җиткерергә планлаштыра.

– Атлар белән кечкенәдән кызыксынам. Чабышкыларда ел саен Сабан туйларында катнаша идем. Хәзер дә  йөк атлары юнәлеше белән бергә спорт юнәлешендә дә эшлим, – ди Раил. Хисамовлар гаиләсенең ат итеннән продукция җитештерү  цехлары да бар. Анда нигездә казылык, тутырмалар ясыйлар. Продукцияне авылдагы кибетләрендә дә саталар, республика күләмендә дә, күрше регионнарга да реализациялиләр. Сорау зур.  Раил Хисамовның ат фермасы җирлектә генә түгел, районда да бердәнбер. Шул ук вакытта биредә башка өлкәләрдә үз эшләрен булдыручылар аз түгел. Ирина Валерьевна әйтүенчә,  игенчелек белән    биш фермер шөгыльләнә. Шулай ук мөгезле эре терлек үрчетүче бер гаилә фермасы бар. Муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев та боерганлыларның актив булуын, төрле программаларда катнашуларын билгеләп үтте.

Ташта гөлләр үстереп

Авыл халкының тормыш-көнкүрешен социаль объектларның торышы, аларда эшнең оештырылуы да ачык чагылдыра. Бу көнне җирлек белән танышу маршрутындагы икенче тукталыш Иске Борындык һәм Чуаш Сарыкамышы авыллары фельдшерлык-акушерлык пунктында булды. 210 кешегә хезмәт күрсәтүче пункт 1907 елда төзелгән ике катлы кирпеч бинаның беренче катында урын алган. Электр белән җылытыла. Тыштан калтыраган бина эчтән ялтырый булып чыкты. Биредә якты, җылы, чиста һәм гөлләр күп. Авылларда балалар һәм хезмәт яшендәге кешеләр күп. Мөдир Ирина Ярылкина әйтүенчә, узган елда дүрт бала туган. Ә 630 кеше яшәүче Боерганда – икәү генә. Ике авыл өчен клуб шулай ук иске бинада урнашкан.  Монда да ФАПтагы кебек барысы да ялт иткән. Мөдир Ирина Кириллова раславынча, халык актив, чараларда теләп катнаша.  Боерган балалар бакчасының, мәктәбенең, ветеринария участогы һәм фельдшерлык-акушерлык пунктларының, мәдәният йортының торышы да күңелгә ятышлы, эшчәнлекләре дә сокланырлык.  Мәктәптә өч ел элек капиталь ремонт үткәрелгән булса да, ул бүген генә ясалган кебек. Биредә даны еракларга таралган “Ритм” бию коллективы эшләп килә. Аларга аерым бию залы булдырганнар. Балалар бакчасына 23 бала йөри. Алар өчен барлык шартлар тудырылган. 11 авылга һәм 4 фермага хезмәт күрсәтүче ветеринария участогы районда иң яхшы эшләүчеләрнең берсе. Мәдәният йортында, китапханәдә ел дәвамында бик күп чаралар үткәрелә, ун түгәрәк эшли. Соңыннан танышуга нәтиҗә ясаган Илдар Еремеев бу төбәктә үрнәк алырлык гамәлләр күп булуын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International