Марат Җаббаров Буа районы территориясендәге берничә авыл җирлегендә чүплекләрне җыештыру өчен бер атна вакыт билгеләде

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Бүген район оешма-предприятиеләр җитәкчеләре катнашында узган дүшәмбе планеркасында Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе җитәкчесе Николай Васин санитар икеайлык кысаларында һәркем алдында торган бурычларны атады.
Ул узган атнада рейд барышында  экологлар күзенә чагылган фактларга тукталды, бер уңайдан  инде еллар дәвамында  тупланган Кайбыч, Адав-Толымбай, Килдураз, Татар Буасы авыл җирлекләре территорияләрендәге чүпне вакытлыча куеп тору урыннары кичекмәстән җыештырылырга тиеш, дип белдерде. Район хакимияте башлыгы Марат Җаббаров бу эшне башкару өчен җаваплы затларга бер атна вакыт бирде – әйтелгән срокта барысы да тәртипкә китерелергә  тиеш, диде ул.

Экологлар белән оештырылган рейд нәтиҗәләре турындагы  материалны район газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International