“Икеле”ләр юк!

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Узган шимбәдә дөньяның 1000нән күбрәк шәһәрендә рус теленнән грамоталылыкны бәяләү акциясе – тоталь диктант язу узды. Буада аны үткәрү мәйданчыгы итеп ветеринария техникумы сайланды.

Анда веттехникум студентлары, аларның укытучылары, Ырыңгы авылыннан, шәһәрнең 1 номерлы сәнгать мәктәбеннән барлыгы 32 кеше катнашты. Текст өчен Казан язучысы Гүзәл Яхинаның “Балаларым минем” романыннан өзек алынган иде. Башта текстны экран аша автор үзе укыды.  Грамматик яктан авыр җөмләләргә, сүзләргә филолог аңлатма бирде. Аннан инде диктантны язуга старт бирелде. Өзекне барысына да аңлаешлы итеп техникумның рус теле һәм әдәбияты укытучысы, тоталь диктантны оештыру кураторы Дания Сәгыева укыды.  Иң яшь катнашучы – 9 яшьлек Зилә Гыйниятуллина да аның артыннан язып өлгереп барды.

Дания Ибраһимовна белдерүенчә, узган ел белән чагыштырганда быел текст җиңелрәк. Барлыгы 287 сүздән тора. Узган ел “бишле” билгесенә язучыларга “Отличник” сертификаты тапшырылган. Быел сертификатлар барлык диктант язучыларга да биреләчәк. Инде нәтиҗәләр билгеле. Өч кеше  “бишле”, уникесе “дүртле” билгесенә язган. “Икеле”ләр юк. Узган ел тоталь диктантта 33 кеше катнашкан.  “Бишле” ләр күбрәк – тугыз булган.  Аның каравы,  дүрт кеше “икеле” билгесе алган булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International