Кәгазь ветеринария документлары бирелмәячәк

2018 елның 18 мае, җомга

Агымдагы елның 1 июленнән ветеринария озатуы документлары бары электрон формада гына рәсмиләштереләчәк. Алар “Меркурий” мәгълүмат системасы буенча формалаштырылачак.

Район ветеринария берләшмәсе администраторы Раи-лә Зарипова әйтүенчә, беренче чиратта “Меркурий” йөкләр партиясенең Россия территориясе күченүен күзәтү, алынган пробалаар турында мәгълүмат туплау, мәгълүматны тиз алу һәм анализлау  өчен бердәм база булдыру мөмкинлеге бирә. Документлар тутыру вакытын кыскара, чыгымнар кими. Электрон ветеринария озату документы продукция эшкәртү предприятиесенә яисә күмәртәләп һәм ваклап сату базаларына кертелгәндә генә түгел, ә кибетләргә, мәктәпләргә, балалар бакчаларына, дәваханәләргә китерелгәндә дә тутырылырга тиеш. Мондый продукциянең исемлеге дә киңәйтелгән. Аңа составында терлек чыгышыннан булган продукция булган күп төрле товарлар керә.

“Меркурий” белән эшләүгә логин һәм пароль алу өчен 1 июльгә кадәр Буа шәһәре, Р. Люксембург урамы, 83 йорт адресы буенча урнашкан Буа ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International