Районның коррупциягә каршы көрәш комиссиясенә булган мөрәҗәгатьләр, аларны хәл итү юллары хакында сөйләштеләр сишәмбе көнне район Советы утырышлар залында.

2018 елның 26 июне, сишәмбе

Эшче төркем утырышы комиссия рәисе Марат Җаббаров җитәкчелегендә узды. Аның коррупция мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова әлеге төр хокук бозу буенча республиканың барлык районнары буенча анализны бәян итте. Анда Буага кагылышлы саннар да бар. Мәсәлән, эшмәкәрлек буенча республика утырышында бизнесменнар районнарда законсыз бүләкләү таләп итү очраклары булды, дип зарланганнар. Әлеге исемлектә безнең район да бар. Медицина ярдәме күрсәтүдә акча сорауның ике факты буенча Буа һәм Лениногорск районнарын атаганнар. Шулай да буалыларның иң зарланган темасы ул – торак-коммуналь хуҗалык хезмәте күрсәтүләре белән бәйле. Бу уңайдан Марат Җаббаров киңәшмәдә катнашкан “Көнбатыш” торак милекчелек ширкәте рәисе Марат Зәйнуллинны тәнкыйть утында тотты.

– Коммуналь проблемалар белән халык миңа күп килә. Нишләп аларны үз вакытында хәл итмисез. Кулланучылар белән эшләү җитми. Активрак булыгыз, – дип кисәтте. Чираттагы доклад белән үзәк дәваханәнең баш табибы Рөстәм Сәмерханов та чыгыш ясады. Ул үзе җитәкләгән ведомство эшенә йомгак ясап, аңа адресланган бер мөрәҗәгатьнең инде уңай хәл ителүен әйтеп узды. Буалы дәваханәдәге массаж кабинеты эшчәнлегеннән зарланып язган.

– Пациент белән элемтәгә чыгачакбыз, бу кичәге мәсьәлә, – дип ышандырды ул. Сүз ахырында ул дәваханә бинасында урнаштырылган коррупциягә бәйле сорауларны җыю өчен куелган ышаныч әрҗәсен-дә халыктан бернинди хат та алынмаган икәнлеген белдерде.

Әрҗәдә хат

Шәһәрдәге берничә объектка куелган мондый әрҗә-ләрдә мөрәҗәгатьләр бармы-юкмы икәнен без үзебез дә тикшереп карарга булдык. Зөлфия Шәйхаттарова коррупциягә каршы көрәш комиссиясе әгъзалары белән берлектә әрҗәләрне безнең алда ачарга ризалашты.

– “Ышаныч әрҗә”ләрен  айга бер тапкыр ачабыз. Узган ел 4 мөрәҗәгать булды. Барысы да аноним характерда иделәр. Алар буенча җентекле анализ ясалды һәм оператив эшчәнлектә куллану өчен район эчке эшләр бүлегенә җибәрелде, – диде ул.

Беренчесе булып район Советы бинасының беренче катындагындагы әрҗәне карадык. Безнең алда ул бер хатны тартып чыгарды.

– Бу хатны алдан коррупциягә каршы комиссия рәисе, район башлыгы Марат Җаббаров караячак. Аның буенча тиешле карар кабул ителәчәк, – диде ул. Шуннан әрҗәләр куелган башка объектларга – күпфункцияле үзәккә һәм “Тургай” сәүдә үзәгенә бардык. Андагы әрҗәләр буш иде.

– Халык күбрәк ышаныч белдерсен иде. Һәрбер хат буенча җавап бирәчәкбез. Бары кире адресны күрсәтергә онытмагыз. “Ышаныч” әрҗәләреннән тыш, интернет-кабул итү, “кайнар” телефоннар бар. Языгыз, хәбәр итегез! Коррупциягә каршы бергә көрәшкәндә генә аны җиңеп була, – диде Зөлфия Шәйхаттарова газета аша халыкка мөрәҗәгать итеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International