Бүген Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров Хәмидуллина Фәһимә Гыйззәтул кызын 95 яшьлек юбилее белән котлады. Тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны, хезмәт ветераны Фәхрзадә апа Гыйззәтул кызы Буа муниципаль районының Кайбыч авылында яши. Лаеклы ялга ул «Маяк» колхозыннан төрле эштә эшләп китә. Район башлыгы Марат Азат улы юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер, тирә-юньдәгеләрнең мәхәббәтен, кайгыртучанлыгын теләде һәм озак яшәүчегә Президенттан котлау телеграммасын, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.