Район башлыгы Марат Җәббаров басуларның торышын тикшерде

2019 елның 12 июле, җомга

Муниципаль район башлыгы Марат Җәббаров һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ранис Габитов район хуҗалыкларында башкарыла торган эшләр белән таныштылар. Ындыр табакларының ашлык кабул итүгә әзерлеген дә тикшерделәр.

Беренче тукталыш Бик-Үти авыл җирлеге территориясендә урнашкан Җәмил Дәүләтшин фермер хуҗалыгында булды. 90 гектарда чәчелгән көзге бодайның торышы яхшы. Хуҗа сүзләренә караганда, бу мәйданда уңыш гектардан 35 центнердан да ким булмас дип көтелә. Бер үк вакытта көзге культуралар чәчү өчен чиста пар мәйданнары әзерләнә. Чүп үләннәренә каршы гербицидлар белән 200 гектарда эшкәртелде. Җәмил туфракның уңдырышлылыгын арттыруга да зур игътибар бирә. 200 гектарда туфрак известьлау өчен известь әзерләде. Шул ук вакытта җиләк-җимеш бакчасында да булдылар. Торышы яхшы.

"Бола" агрофирмасында 1500 гектарда элиталы оригиналь сортлы бөртеклеләр. Директор Айдар Латыйпов сүзләренә караганда, быел чәчү материалын 21 миллион сумга башка төбәкләргә дә сатканнар. Хәзерге вакытта өч бригада токта ремонт эшләре алып бара. Ашлык чистарту агрегатларын ремонтлыйлар. Кышлату өчен азык әзерләү дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International