Адав-Толымбай авыл җирлегендә район башлыгы авыл халкы белән очрашты

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Кичә Адав-Толымбай авыл җирлегендә Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров авыл халкы белән очрашты, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин да катнашты. Шулай ук чарага районның социаль учреждениеләре һәм ведомстволары вәкилләре дә чакырылган иде

Чарада катнашучылар Азат Әхмәтҗанов чыгышын тыңладылар, ул җирле үзидарә органы эше, авыл җирлегенең социаль-икътисади үсеш планнары белән таныштырды. Ул җирлек территориясендә үзара салым акчасына алып барыла торган эшләргә аерым тукталды.

Авыл халкы, үз чиратында, юлларны ремонтлау, яктырту, хуҗасыз этләр белән мәсьәләне хәл итү буенча башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Толымбайлылар сулыкларда су дәрәҗәсенең кимүенә борчылу белдерделәр, шулай ук авыл күлен төзекләндерүдә, шул исәптән федераль программалар хисабына да ярдәм итү турында үтенеч белән чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International