Мәдәни үсеш үзәгендә - эшлекле дүшәмбе

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

    Бүген Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә район башлыгы вазифаларын башкаручы Ранис Камартдинов рәислегендә предприятие, оешма, учреждение һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында традицион киңәшмә узды.

   «Эшлекле дүшәмбе» Буа районының Каенлык авыл клубын « Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты» республика бәйгесенең «Халык мәхәббәте» махсус дипломы белән бүләкләнүдән башланды.

   Тәкъдим ителгән материалларның оригинальлеге  өчен «Россиянең иң яхшы бакчалары-2019»  Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе грамоталары, бүләк сертификатлары  шәһәрнең   «Ромашка» һәм  «Светофорик» балалар бакчаларына тапшырылды.

  «Сетевая компания» ААҖ Буа электр челтәрләре филиалы хезмәте начальнигы Илнур Ильясов   «Бөтенроссия тану» чарасының «Россиянең иң яхшы җитәкчеләре» номинациясендә диплом һәм сертификатка лаек.

  Бөтенроссия Дерңавин фестивале кысаларында Г.Р. Дерңавин шигырьләрен укучылар республика бәйгесе финалисты сертификаты белән  Буа шәһәренең 2 номерлы лицейның 5 сыйныфында укучы Камиль Валиев бүләкләнде.

  Татарстан Республикасында  «ФОРПОСТ» яшьләр хокук саклау хәрәкәтенең 20 еллыгына багышланган үзэшчән сәнгать фестивале  дипломнарын  Буа  муниципаль районы «ФОРПОСТ » Үзәге командасына тапшырдылар.

  Шулай ук мәгариф өлкәсендә мәктәпләрдә экологик эшчәнлекне өзлексез яхшырту өлкәсендәге казанышлары өчен «Эко мәктәп- Яшел флаг» Халыкара программасында катнашучылар бүләкләнде.

  Бүләкләү тантанасыннан соң, Ранис Рафис улы Камартдинов «ТР Буа муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы» муниципаль казна учреждениесең яңа рәисен тәкъдим итте. Ул – әлегә кадәр «АК БАРС мед » иминият компаниясе директоры вазыйфасын башкарган  Әюпов Азат Расыйх улы. Ранис Рафис улы: «Бу җаваплы, җитди игътибар, бюджет өлкәсендә һәм район эшчәнлегендә  тирән белем таләп итә торган вазыйфа »- дип билгеләп үтте һәм яна җитәкчегә, яңа вазыйфада уңышлар теләде.

  Киңәшмә барышында  Россия Эчке Эшләр министрлыгының ТР Буа районы  бүлеге начальнигы урынбасары Альберт Шакиров районда һәм шәһәрдәге оператив хәл буенча мәгълүмат бирде. Буа районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ранис Габитов    үз чыгышында бүгенге көнгә шикәр чөгендере, көнбагыш җыю гына түгел, ә терлекчелектәге статистик саннарны да атады. Авыл җирлекләрендә үзара  җыеннар үтә, үзара салым җыю буенча референдумнар уздыру соравына Буа районы Башыгының беренче урынбасары Ильдар Фәрит улы Еремеев тукталды.  Буа шәһәре Башкарма комитет җитәкчесе  Олег Панцырев яңа елга шәһәрне,  шәһәрдәге оешма территорияләре фасадларын бизәү буенча мәгълүмат җиткерде.

    Шулай ук бүгенге «эшлекле дүшәмбедә» агымдагы елның  узган 10 аена Буа ЗАГСы эшчәнлеге нәтиҗәләре дә китерелде. Халыкның торак коммуналь хуҗалык өчен электрон түләүләр өлеше хакында да сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International