Буа районының Түбән Наратбаш авылында тантаналы рәвештә кибет ачылды

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Кибетне ачу тантанасында район җитәкчесе Ранис Камартдинов, Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Дамир Җамалиев, Татарстан Республикасы ГИСУ Көнбатыш территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Гыйбадуллин, Буа районы кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Ленар Камалов, Түбән Наратбаш авыл җирлеге башлыгы Илдус Галиуллин һәм авыл халкы катнашты.

Республиканың авыл торак пунктларында модульле кибетләрне урнаштыру Татарстанда гамәлдә булган программа буенча гамәлгә ашырыла. Татпотребсоюз вәкиле сүзләренә караганда, Россия төбәкләре арасында программа Татарстанда гына гамәлдә. "Кибет сатып алучылар булганда гына эшли ала, йөрегез, район кулланучылар җәмгыяте кирәкле товарлар белән тәэмин итәчәк", - диде Ранис Рафис улы. Ул ассызыклаганча, мондый кибетләр авыл халкын беренче чиратта көнкүреш  товарлары белән тәэмин итү өчен төзелә.

Исегезгә төшерәбез, кибет кирәклеге турындагы мәсьәлә авыл җирлегенең өлкән яшьтәге кешеләре җыенында күтәрелде. Кибетнең урнашу урыны халык белән килештерелде, алар авыл мәчете янында урын тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International