Күрсәтмә бирелдеме? Вакытында үтә!

2016 елның 20 июле, чәршәмбе

“Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге җир белән бәйле законнарның үтәлешенә күзәтчелек итә.

Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт. Туфракның уңдырышлы катламын үзбуйлап салдыру, күчерү һәм юк итү, шулай ук пестицидлар, агрохимикатлар яисә кеше сәламәтлеге һәм мохит  өчен куркыныч башка матдәләр, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эшләү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә җиргә зыян салу тыела. Җирләрне яхшырту, туфракны җил, су эрозиясеннән саклау һәм җирләрнең сыйфатын начарайтучы башка процессларны кисәтү буенча таләпләрне һәм мәҗбүри чараларны үтәү таләп ителә. Бу шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге җир участокларын  мәҗбүри файдалануга булган, җир мелиорациясе өлкәсендәге таләпләргә дә кагыла. Соңгыларын бозганда административ хокук бозулар турындагы эшне дәүләт җир күзәтчелеге органнары карый.

Бүлекнең дәүләт инспекторы Линар Шәйдуллин әйтүенчә, өстә әйтелгән закон таләпләрен бозган өчен бирелгән күрсәтмәләр закон белән билгеләнгән срокта үтәлмәгән очракта бүлек белгечләре эшне җәмәгать судына җибәрәләр. Ул үз чиратында Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы Кодексының 19.5 маддәсенең 25 бүлегенә туры китереп карар чыгара. Ул гражданнарга 10нан 20 мең сумга кадәр штраф салудан, вазифаи затларга 30дан 50 мең сумга кадәр штраф салудан һәм 3 елга кадәр дисквалификацияләүдән һәм юридик затларга 100дән 200 мең сумга кадәр штраф салудан гыйбарәт булган карар чыгара. Барлык бирелгән күрсәтмәләр катгый исәптә тотылалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International