Нәфыйков истәлегенә чаңгы узышлары

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

  

Шимбә көнне Наратлык урманында СССРның, РСФСРның югары категорияле тренеры, чаңгы спорты буенча СССРның спорт остасы Сабирҗан Нәфыйков истәлегенә традицион чаңгы ярышлары узды.

Танылган якташыбызның улы Айдар инициативасы, матди ярдәме белән бишенче тапкыр үткәрелүче әлеге бәйге  – районнан гына түгел, читтән дә чаңгычыларны җыйган иң көчлеләр узышы.  Шул сәбәпле стартка басучылар район бәйгеләре белән чагыштырганда берникадәр азрак иде. Ә “интрига” зуррак – буалылар сынатмасмы? Чөнки катнашучылар арасында  Казаннан килгән танылган спортчылар — Сабирҗан Нәфыйковның укучысы, 50 яшьтән өлкәнрәкләр арасында күп мәртәбәләр дөнья чемпионы булган спорт остасы, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында чаңгычылар тәрбияләүче Ания Галимуллина, аның хезмәттәше, спорт остасына кандидат Илгизәр Сазгетдинов һәм башкалар бар иде. Дистанция дә гадәти узышлардагыдан озынрак.  18 яшькә кадәрге һәм 40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар – өч, 40 яшькә кадәргеләр – биш, ә ир-егетләр шул чагыштырмада биш һәм ун километрга узыштылар. Старт бирелгәнче аларны Айдар Нәфыйков сәламләде. Бәйгене оештыручыларга, катнашучыларга һәм көч бирүчеләргә чакыруны кабул иткәннәре өчен рәхмәт әйтте һәм уңышлар теләде.

Менә чаңгычылар бер-бер артлы дистанциягә кузгалдылар. Аны беренче 3 километрга узышучылар урады. Әле шушы көннәрдә генә Юдинода узган чаңгы марафонында 25 киломертлы дистанцияне 1 сәгать 25 минутта үтеп, барысы арасында икенче урын алган Ания Галимуллина өчен 3 километр берни түгел. Ул бу араны 13 минут 41 секундта узды. Бу яшь категориясендә икенче булган Галина Дементьева белән өченчелекне алган Ландыш Хәйретдинова да әйбәт нәтиҗә күрсәттеләр. Аларның вакытлары 17 минуттан күбрәк.

– Трасса әйбәт ясалган. Ә менә  таулар булмаганга гел эшләргә туры килә һәм тизлекне бик арттырып булмый, – ди чемпион. 18 яшькә кадәргеләр арасында дистанцияне Югары Лашчы мәктәбеннән Екатерина Никонорова 15,56 минутта узды.  2 номерлы лицейдан икенче булган Алинә Гафурова һәм өченче килгән шулай ук югарылашчылы Светлана Сайкина күпкә калышмадылар. Өлкән ир-егетләрдән 5 километрны Илгизәр Сазгетдинов 14,55 минутта үтте. Монда инде шулай ук Казаннан Мансур Әхмәдиев һәм буалы Сергей Батин аның эзенә диярлек басып килделәр. Өченче булган Сергейның вакыты 15,14 минутка тиң. Яшь егетләрдән 15,12 минут белән беренчелекне ветеринария техникумы студенты Николай Ишуков яулады. Югары Лашчыдан Александр Смирнов һәм Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Салават Миңнебаев икенче-өченче булдылар. Хатын-кызлардан 5 километрлы дистанциягә икәү генә чыктылар – Адав-Толымбайдан Әлфия Җаббарова һәм Буадан Лилия Гафурова. Урыннарны да шул тәртиптә алдылар. 10 километрда көрәш нигездә студентлар арасында барды. Алар арасында берсе – бүген Түбән Камада укучы буалы Алмаз Бикмуллин. Ул 30,31минут вакыт белән икенче булды. Беренчелекне алган архитектура-төзелеш университетыннан Илмир Йосыпов араны 27,47 минутта узды. Өченчедә – шулай ук казанлы Игорь Ходателев. Җиңүчеләргә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе медальләр, Айдар Нәфыйков 3 мең сум, 2 мең сум һәм 1 мең сум күләмендә акчалата призлар, әтисе истәлекләре белән бокаллар, барлык катнашучыларга вымпеллар тапшырды. Ә иң өлкән катнашучылар – Валерий Рубцов һәм Инсаф Гыймалетдинов махсус призларга ия булдылар.  Көч бирүчеләр арасында да районыбызның ветеран спортчылары шактый. Барысы да диярлек Сабирҗан Нәфыйковны шәхсән белүчеләр. Алар арасында иң өлкәне – Җәүдәт абый Халиков. Ул бүләкләү тантанасында да катнашты. Ә Илдус  Миңнебаев бәйгене оештыручылар арасында.

– Бу һәр яктан бик кирәкле бәйге, – диләр алар. Айдар Нәфыйков исә традицияне бозмаска вәгъдә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International