Район җитәкчелеге Ташкичү авылында (Тимбай авыл җирлеге) яшәүче Хөбҗамал Вәлиеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты, муниципаль район исеменнән акчалата бүләк тапшырылды. Хөбҗамал Хәлирахман кызы тол калгач, берүзе 11 бала тәрбияләп үстергән. Бүген аның 23 оныгы, 23 оныкчыгы, 3 оныкчыгының оныкчыгы бар. Хөбҗамал апа бүген килене Мәръям, улы Мөсәлим гаиләсендә матур картлык кичерә.