“Яшь туган якны өйрәнүче” дигән турда Татарстан Республикасы һәм туган як тарихына багышланган 50, “Рус телен белүчеләр” дигәнендә 15 сорауга уңышлы җавап биреп һәм ораторлык осталыкларын күрсәтеп, 32 җиңүче арасына керделәр. 26 майда шулай ук Казанда узачак финалда теоретиклар буларак катнашачаклар. Аны “Умники и умницы” тапшыруының авторы һәм алыштыргысыз алып баручысы, МГИМОның халыкара журналистика факультетының дөнья әдәбияты һәм мәдәнияты кафедрасы мөдире Юрий Вяземский үткәрәчәк. Буалы акыллы кызларга анда да уңышлар телибез!