КАРЛЫ ЕГЕТЕ КАРЛЫНЫ КИНОГА ТӨШЕРДЕ

2017 елның 18 августы, җомга

Елъязмаларга караганда, быел август аенда Карлы авылына 355 яшь тула. Күпләр бу датаны, шулаймыни, дип колак яныннан гына уздырганда, авыл егете Рафаэль Борһанов башында шәп идея туа – Карлы турында фильм төшерергә. Улының ниятен әнисе Гөлфия дә күтәреп ала. Үзе дә шул авылда туган, Буада үскәч, кияүгә чыгып кабат Карлыга кайткан ич.

Буа ветеринария техникумын тәмамлаган Рафаэль өчен видеокамера чит нәрсә түгел. Уку йортының газчылар әзерләү бүлеге мөдире Лилия Шәкүрова әлеге аппарат белән эшләргә студент чакта ук өйрәтте. Егет курсташлары белән коррупциягә каршы көрәш темасына фильм әзерләп, республикада беренче урын да алганнар иде.

Менә шундый “багаж” белән эшкә тотынды яшь режиссер. Алдан коптер хуҗасы белән сөйләшеп, авылны кошлар очкан биеклектән төшерделәр. Нарат урманнарын, елга-чишмәләрен, болынлыкларын, көтүлекләрен. Эшне дә Рамазан аенда башлап, мәчетләргә халык күпләп йөргән чак туры килде.   Бу җанлылыкны да игътибарсыз калдырмадылар. Авыл кешеләрен дә кино геройлары иттеләр. Элеккеге авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Мөхәммәтшиннан, калган авылдашлардан интервьюлар алдылар. Бик кызык килеп чыкты.

Ә фильм өчен текстны әнисе Гөлфия язды. Карлының тарихын укып, бүгенгесен күздә тотып, бар мәгълүматны эшкә җигеп кәгазьләр өстендә күпме көне узды аның, кем әйтмешли, күпме эше-мәшәкате читтә торып торды.

Фильмны барысына да аңлаешлы итеп, гади генә  “Туган авылым Карлы”  дип атадылар.  Әниле-уллы Борһановлар унсигез минутлык  “тасма” әзер булгач та Авыл көненә Карлы халкына бүләк булыр, дип августны көттеләр. Рәсми бәйрәмне көтеп җиткерә алмагач, фильмны Интернет челтәрендә урнаштырдылар. Авылдашларга күрсәтәсе килә бит!

– Күрделәр. Бигрәк тә Карлыдан китеп еракта яшәүчеләр фикере күңелебезне үстерде. Рәхмәт сезгә, авылыбызны кайтып күргәндәй булдык, елый-елый карадык, дип язучылар күп булды. Авылдагылар да рәхмәт әйтте. Иҗат эшебезнең шундый тәэсирләр кузгатуына бик сөендек, - ди Гөлфия Борһанова.

Ә авторлар үзләре фильмны караганнан соң ниләр кичергәннәр, дисезме?

– Безнең авыл бигрәк матур икән, табигате искиткеч. Бигрәк тә өстән караганда барысы да әкияттәге кебек, - ди Рафаэль.

Карлы турында карлылылар төшергән фильмны киләсе атнаның пәнҗешәмбесендә Буа телевидениесе аша “Буа һәм буалылар” тапшыруында 19 сәгатьттә карый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International