Халык җыеннары беренчеләрдән булып Норлат һәм Адав-Толымбай авыл җирлекләрендә узды

2021 елның 16 гыйнвары, шимбә

Буа муниципаль районында җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең халык алдында хисап тоту очрашулары башланды. Халык җыеннары беренчеләрдән булып Норлат һәм Адав-Толымбай авыл җирлекләрендә узды, анда Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов катнашты.

Авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук җирле учреждениеләр һәм оешмалар вәкилләре узган елдагы эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар турында төп доклад белән чыгыш ясады. Алар сүзләренә караганда, монда күп кенә проблемалар республика программалары, район җирле үзидарә органнары һәм халыкның үзара салым акчасы хисабына мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнашучылары ярдәме белән хәл ителә.

Район башлыгы Ранис Камартдинов, үз чиратында, җыеннарда катнашучыларны Буа муниципаль районында гамәлгә ашырыла торган программалар белән таныштырды һәм авыл халкына актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерде. Ранис Рафис улы авыл халкының авыл җирлекләре җитәкчеләренең эше турындагы фикерләре белән кызыксынды, авыл халкын борчыган сорауларга җавап бирде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кайбер мәсьәләләр район башлыгының шәхси контроленә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International