Яхшы традиция дәвам итә

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Декабрь башында Буа шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар йортына йөрү күркәм гадәткә әйләнде. Бүген социаль хезмәтләрне алучыларга Буа районы Башлыгы Ранис Камартдинов, Буа якташлык җәмгыяте президенты Ирек Закиров, шулай ук “Сувар” газетасының баш мөхәррире Ирина Трифонова һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Наталья Храмова килде.

Кунакларга агымдагы елның җәеннән гамәлгә ашырыла торган "Кислород коктейле" яңа проекты эшен күрсәттеләр. Әлеге проект кысаларында социаль хезмәтләр алучылар саф һавада спорт белән актив шөгыльләнәләр, дәвалау үләннәре, җиләк-җимеш культуралары җыялар һәм ел дәвамында аларны авыруларны савыктыру һәм профилактикалау, сәламәтлекне ныгыту өчен кулланалар. Проектны- "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге финанслады.

Кунаклар өлкән яшьтәге инвалидлар белән аралаштылар, шулай ук интернат директорына бүләк сертификатлары тапшырдылар. Ранис Камартдинов кер юу һәм киптерү машиналары, Ирек Закиров - дивар яктырткычлары бүләк итте. Шулай ук интернат-йортка "Татмедиа" АҖ газетасына еллык язылу, "Бердәм Россия" җирле бүлекчәсеннән уникаль календарь һәм чәй сервизлары бүләк ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International