11 февральдә буалыларны Казан табиблары бушлай кабул итәчәк

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

2023 елның 11 февралендә Буада "Әйдә ярдәм итик!" акиясе оештырыла (Буа якташлыгы социаль проекты).

9:00 сәгатьтән Буа район үзәк хастаханәсендә пациентларны Казан шәһәреннән белгечләр кабул итәчәк.

Әһлуллин Илдар Рәуф улы - профессор, м.ф.д., профессор М.З. Сигал исемендәге "ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры" сәламәтлек саклау дәүләт автоном учреждениесенең онколог-хирургы

Кирәкле тикшерүләр исемлеге: канга, сидеккә гомуми анализ,  кан биохимиясе,  корсак куышлыгына УЗИ, күкрәк куышлыгы рентгены, маммография, ФГДС, ФКС (күрсәткечләр буенча).

Беренчел медицина документлары булырга тиеш.

Алдан язылу өчен Б234   бүлмәсендә  8:00 сәгатьтән 16: 00 сәгатькә кадәр ( 12:00 - 13:00 төшке аш вакыты).

 

Әһлуллина Элла Илдус кызы - кардиолог, 7нче шәһәр клиник хастаханәсе ДАССУнең бүлек җитәкчесе .

Кирәкле тикшерүләр исемлеге: канга, сидеккә гомуми анализ,  кан биохимиясе, ЭКГ, йөрәк һәм кан тамырларына УЗИ (күрсәткечләр буенча).

Беренчел медицина документлары булырга тиеш. 

Алдан язылу өчен Б203   бүлмәсендә  8:00 сәгатьтән 16: 00 сәгатькә кадәр ( 12:00 - 13:00 төшке аш вакыты).

 

Хәйруллов Марат Әбделхәй улы - невролог, "ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе "дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең бүлек җитәкчесе.

Кирәкле тикшерүләр исемлеге: рентгенологик тикшеренүләр: канга, сидеккә гомуми анализ,  кан биохимиясе,ЭЭГ һәм кан тамырларына УЗИ, КТ һәм МРТ  тикшеренүләре (күрсәткечләр буенча).

Беренчел медицина документлары булырга тиеш .

Алдан язылу өчен  1 нче номерлы сырхауханәнең регистратурасына мөрәҗәгать итәргә 8:00 сәгатьтән 16: 00 сәгатькә кадәр ( 12:00 - 13:00 төшке аш вакыты). Тел.8(84374) 3-27-88.

 

Фейсханов Айгиз Камил улы - кан тамырлары хирургы, КФУ клиникасы лимфология үзәге мөдире.

Кирәкле тикшерүләр исемлеге: канга, сидеккә гомуми анализ,  кан биохимиясе, коагулограмма,  кан тамырларына УЗИ (күрсәткечләр буенча).

Беренчел медицина документлары булырга тиеш 

Сафин Рөстәм Нурислам улы - онколог-химиотерапевт, профессор М.З. Сигал исемендәге "ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры" сәламәтлек саклау дәүләт автоном учреждениесенең бүлек җитәкчесе.

Кирәкле тикшерүләр исемлеге: канга, сидеккә гомуми анализ,  кан биохимиясе, корсак куышлыгына УЗИ, КТ тикшерүләр (күрсәткечләр буенча).

Беренчел медицина документлары булырга тиеш 

Кәлимуллина Диляра Зәгъфәр кызы - профессор М.З. Сигал исемендәге "ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры" сәламәтлек саклау дәүләт автоном учреждениесенең онколог-гинекологы .

Кирәкле тикшерүләр исемлеге: канга, сидеккә гомуми анализ,  кан биохимиясе, СА125, маммография (күрсәткечләр буенча).

Беренчел медицина документлары булырга тиеш 

Вафин Рәдиф Габдельман улы - уролог-андролог, «АВА-Петер»  ҖЧҖ сәламәтлек саклау учреждениесе Казан филиалы.

Кирәкле тикшерүләр исемлеге: канга, сидеккә гомуми анализ,  кан биохимиясе, корсак куышлыгы, бөерләр, сидек куыгы, простат бизе УЗИы  (күрсәткечләр буенча).

Беренчел медицина документлары булырга тиеш 

Вафина Зөлфия Илсур кызы - врач-генетик, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина генетикасы буенча баш белгеч, "ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе "дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең бүлек җитәкчесе.

Беренчел медицина документлары булырга тиеш 

Гимранов Рамил Равил улы  - "Профессор Е. В. Адамюк исемендәге ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник офтальмология хастаханәсе"дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе врач-офтальмологы.

Кирәкле тикшерүләр исемлеге (күрсәтмә буенча).

Беренчел медицина документлары булырга тиеш.

 

Хаертдинов Илдар Сәетхан улы - "ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе "дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе травматолог-ортопеды, КДМУ кафедрасы ассистенты.

Кирәкле тикшерүләр исемлеге: рентгенологик тикшеренүләр, КТ һәм МРТ тикшеренүләр (күрсәткечләр буенча).

Беренчел медицина документлары булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International