Буада Җиңү көненә багышланган Парад узды

2018 елның 9 мае, чәршәмбе

Буада Җиңү көненә багышланган массакүләм чаралар уза. Шәһәребезнең үзәк мәйданында Җиңү Парады узды, анда Республикабызның Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин, район җитәкчеләре, сугыш ветераннары, тыл хезмәткәрләре, буалылар катнашты. Бәйрәм вакытында биш Бөек Ватан сугышы ветеранына дәүләт бүләкләре тапшырылды.Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медальләренә бүген полковник, сугыш инвалиды Рәүф Төхфәтуллин, Михаил Панцырев, Гариф Сафиуллин, Анастасия Украинская, Әнвәр Әхмәтҗанов лаек булдылар. Аларны сугыш ветераннарының күкрәкләренә муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров такты.

“Үлемсез полк” сафында Җиңүне якынайтуга өлеш керткән якыннарының зурайтылган фотоларын тотып йөрүчеләр сафы елдан-ел арта. Быел аларны шәһәр үзәге көчкә сыйдырды. Акциядә катнашучы меңләгән кешенең күпчелеген буалылар тәшкил итсә, авыллардан килүчеләр дә күп, Казаннан һәм башка шәһәрләрдән кайтучылар да бар иде.

Җиңү көненә багышланган бәйрәм кичкә кадәр барачак. Буалыларны үзәк паркында бәйрәм концерты һәм Җиңү салюты көтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International