ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2016 ел
җомга

Мамадышта 2001-2002 елларда туган ир балалар арасында Татарстанның кече шәһәрләре һәм районнары арасында футбол буенча узган республика беренчелеге финалында буалы яшь футболчылар икенче урын яулады. 

Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт “ЛУКОЙЛ” ПАО һәм “РИТЭК” җәмгыяте үткәргән VII социаль һәм мәдәни проектлар конкурсының 300 мең сумлык грантына лаек булды. 

Буалылар беренче генә тапкыр катнашкан үз эченә бассейнда йөзүне һәм йөгерүне алган әлеге бәйге Чуашстан Республикасының Комсомол районында узды. 

Узган уку елында шәһәрнең 5 номерлы мәктәбе коллективы уңыш арты уңышка иреште – уку йорты Татарстанның 100 иң яхшы мәктәбе исемлегенә кертелде. Алар әлеге рейтингта республиканың барлык шәһәр мәктәпләре арасында 55нче, ә гомуми (шәһәр һәм районныкыларын да кертеп) баскычта 58нче урынны билиләр. Моннан тыш, быел уку йортына гимназия статусы бирелде.

Бүген Үзәк паркта ветераннарның район Советы президиумы, яшьләргә үрнәк күрсәтеп, агач-куаклар утыртты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International