Буа яшьләре акватлонда ярышты һәм 2 медаль отты

2016 елның 23 сентябре, җомга

Буалылар беренче генә тапкыр катнашкан үз эченә бассейнда йөзүне һәм йөгерүне алган әлеге бәйге Чуашстан Республикасының Комсомол районында узды. Ул дуатлон буенча ике мәртәбә Европа чемпионы, халыкара класслы спорт остасы Сергей Яковлев призларына үткәрелде. Ике алтын медальне өлкән яшь категориясендә чыгыш ясаган Эльмира Сабитова һәм Александр Македонский яулады. Алар грамоталарга, кыйммәтле бүләкләргә  дә ия булдылар. “Дельфин” бассейны коллективы Л. Фәйзуллина гаиләсенә һәм тренер Б. Лукояновка рәхмәтен белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International