Мамадышта 2001-2002 елларда туган ир балалар арасында Татарстанның кече шәһәрләре һәм районнары арасында футбол буенча узган республика беренчелеге финалында буалы яшь футболчылар икенче урын яулады. “Батыр” спорт мәктәбе тренерлары әтиле-уллы Ренат һәм Радик Садыйковларның төрле яшьтәге шәкертләре әлеге бәйгеләрдә быел медальләрнең тулы комплектына ия булды.